8 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстан Бөтенроссия кампаниясендә катнаша
Татарстанда «Продвижение безопасности» Бөтенроссия кампаниясе башланды. Июль аеннан ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк әлеге чара, үткән елда юл чатларында иң күп аварияләр теркәлгән, Россиянең 40 төбәгендә узачак.
-
Яңалыклар
Белгеч җәен кемнәрдә инфаркт һәм инсульт куркынычының кискен артуын аңлатты
Гипертония авыруыннан, шикәр чире, симерүдән интегүчеләрдә җәйге чорда инсульт һәм инфаркт куркынычы арта. Кардиолог Гөлнара Орлова “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.
-
Яңалыклар
Татарстан юлларында үлемнәр саны арткан
Татарстанда 6 ай эчендә 1448 юл-транспорт һәлакәтендә 151 кешенең гомере өзелгән. Үлүчеләр үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 26 га күбрәк. Төрле тән җәрәхәтләре алучылар исә – 1747. Бу хакта матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов сөйләде.
-
Яңалыклар
Медицина университеты Татарстанның көньяк-көнчыгышында институт ача
Татарстанның көньяк-көнчыгышында клиник медицина институтын ачу күздә тотыла. Бу хакта “Татар-информ” Казан дәүләт медицина университеты ректоры Айрат Фәррахов сүзләренә таянып яза.
-
Яңалыклар
Радмир Беляев: «Түбән Камада һаваның пычрануы ачыкланмаган»
Түбән Кама шәһәрендә һаваның пычрануы теркәлмәгән.
-
Яңалыклар
«Вторичка» арзаная: Казан торак бәясе төшә башлаган шәһәрләр исәбенә кергән
Узган айда Казанда кулланылыштагы торак бәясе 0,1 процентка кимеп, 1 квадрат метры бәясе 201 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта “РБК Недвижимость” SRG консалтинг компаниясе мәгълүматларына таянып яза. Җәйнең беренче аенда “вторичка” берникадәр арзанайган 20 зур шәһәр арасында бәянең иң азга кимүе бу.
-
Яңалыклар
Казанда «Дрон Экспо» Халыкара күргәзмә-форумы ачылды
Бүген Татарстан башкаласында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында «Дрон Экспо» пилотсыз системалар Халыкара күргәзмә-форумы башланды. Экспозиция күргәзмә комплексының тулы бер павильонын биләгән, биредә 20дән артык илдән 200дән артык компания үз продукциясен тәкъдим итә, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Яшь гаиләләргә социаль ипотека программасының шартлары турында искә төшерделәр
Әлеге программа ир яки хатынның берсенә 36 яшь тулмаган гаиләләргә юнәлтелгән. Бу хакта Дәүләт торак фондының матбугат сәркатибе Гөлзада Кычакова хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстан табиблары беренче тапкыр ашказанын кисмичә генә шеш алган
Түбән Кама районы күппрофильле үзәк хастаханәсендә беренче тапкыр ашказанының лайласыман тышчасы астындагы катламына эндоскопик операция ясаганнар. Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев МАКСтагы каналында шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Быел социаль ипотека программасы кысасында 108 йорт төзеләчәк
Дәүләт торак фондының 2026 елга инвестицион планы республиканың төрле шәһәрләрендә һәм районнарында гомуми мәйданы 150,6 мең квадрат метр тәшкил иткән 108 йорт төзүне һәм 3123 гаиләне тораклы итүне күздә тота. Бу хакта фондның матбугат сәркатибе Гөлзада Кычакова хәбәр итте.
-
Җәмгыять
Авыл хәлләре: «Бүген көтү кемдә ул?»
Безнең өйдә иң еш ишетелә торган сорау бу. Көн саен, иртән һәм кичен дисәң дә була. Көтү чыккан-кайтканны тәрәзәдән карап калган әни шулай сорый. «Бүген көтүне бер хатын-кыз алып чыгып китте, кемдә икән?» – дип тә кызыксына. Кешеләрен танып калса, бүген көтүдә шулар икән дип тә әйтә. Юкса инде көтүгә мал чыкмаганга ике елдан артык.
-
Яңалыклар
Татарстанда 3 меңнән артык яшь гаилә социаль ипотека ярдәмендә тораклы булган
2020 елдан бирле Татарстан Дәүләт торак фонды республикадагы 3248 яшь гаиләне торак белән тәэмин иткән. Бу хакта фондның матбугат сәркатибе Гөлзада Кычакова хәбәр итте.
-
Язмыш
СВО ветераны Илдус Рәфыйков: «Улларыма дөрес үрнәк күрсәтергә кирәк»
Тәрбиям башка! Сабада яшәүче биш бала әтисе Илдус Рәфыйков, өлешчә мобилизация башлануга ук, илне сакларга китмәкче була. Әмма яше узган, инде хәрби исәптән төшерелгән ирне чакырмыйлар. «Ләкин мин барыбер китү юлын таптым», – ди ул.
-
Яңалыклар
«Яшьләр торак конкурсы – 2026»га гаризалар кабул итә башладылар
Татарстанда яшьләр сәясәте тормышында актив катнашучы егет-кызлар арасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итә башладылар. Бу хакта республиканың яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Руслан Семенов хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында «Агроволга – 2026» форумы башланды
Казанда «Агроволга – 2026» һәм Кулланучылар кооперациясе предприятиеләре һәм оешмаларының халыкара форумы башланып китте. Ул өч көн дәвам итәчәк.